- әйе
- 1. Ризалыкны, раслауны белдереп җавап биргәндә кулланыла; киресе: юк. Нин. б. алдан әйтелгән фикерне катгый рәвештә кабатлап раслаганда кулланыла китәргә. Әйе, китәргә! 2. Нәрсә турында да булса уйлануларның нәтиҗәсен белдереп хикәяләгәндә кулланыла әйе, һәркайда егетлек кирәк! 3. Алдагы сөйләшүдә онытылып калган фикер кинәт искә төшкәндә кулланыла ә-ә, әйе, тагын бер нәрсә әйтелмәгән икән әле 4. Ышанмау, киреләнү, каршы килү һ. б. ларны белдерү өчен кулланыла әйе, арыган ди сиңа. Сорау җөмлә азагында сөйләшүчене җавап бирергә тарту яки үз фикерен раслату, хуплату максаты белән кулл. алар үсәр, әйе, үсәр бит? шулай итәрбез, әйеме?. Тавыш бирүгә, эндәшүгә җавап буларак кулланыла (гадәттә телефоннан сөйләшкәндә) әйе, тыңлыйм
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.